Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү Көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге чарада учреждение карамагындагыт Бөек Ватан сугышы ветераннары, интернат-йорт хезмәткәрләре, КФУның Алабуга институты студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты.
Шулай ук чарага Алабуга шәһәре халык депутатларының шәһәр Советы депутаты Михаил Рождаев, социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова, Яковлев авыл җирлеге башлыгы Светлана Парамонова, шулай ук Россия пенсионерлар берлеге әгъзалары чакырылган иде.
Концерт ахырында интернат-йорт карамагындагы ветераннар һәм инвалидларны социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова һәм учреждение директоры Елена Голованова котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән котлау хатлары тапшырды.