Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре Ольга Комиссарова һәм Рәмзилә Хафизова тарафыннан чара оештырылды.
Чараның максаты – балаларга патриотик тәрбия бирү.
Чара барышында белгечләр Р. Х. Гайнуллин, Н.Ф.Кайманов, И. П. Болодуринның биографиясе һәм иҗатын яктырткан презентация күрсәтте
Аннан соң викторина оештырылды. Аның барышында балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм геройлары турында сорауларга җавап бирде.