“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар ветераннарга открыткалар ясады

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арча “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Ветераннарга открытка” ясау чарасы үткәрелде. Чараның максаты  тарихны искә төшерү, онытмау, ветераннарга карата шәфкатьлек, ихтирам хисе тәрбияләү иде.

Үзәктә тәрбияләнүче балалар  Бөек Ватан Сугышы ветераннарына үз куллары белән ясаган открыткалар ясап аны почта аша җибәрде.

Балалар открыткаларны бик теләп,  иҗади якын килеп ясады.  Хезмәт белгече Сәлихҗанова Гөлнара  сүзләренчә, балалар үзләренең эшләнмәләрендә ветераннарга булган рәхмәтләрен, соклану, горурлану хисен белдерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International