Зәй интернат-йортларында карамагындагыларны Җиңү Көне белән котладылар

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдыннан Зәй районы делегациясе Җәлил, Сарман һәм Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йортларына чыгу оештырды.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина һәм Советы аппараты җитәкчесе Наталья Шакирова үз якташлары – тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котларга килде.

Ветераннарга җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр, Зәй районы башлыгы һәм дәүләт Думасы депутаты исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.

Ветераннар исә үз чиратында кунакларга игътибарлык өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International