Лаеш "Алтын көз" үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр белән профилактик әңгәмә үткәрде

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде.

Чара өлкәннәр җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл-транспорт һәлакатләрен булдырмау максатыннан оештырылды.

"Өлкән кешеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен оныта. Әлеге кагыйдәләрне үтәү аларның иминлегенең гарантиясе булып тора", - дип билгеләп үтте үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International