Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Чиста ишегалды" лозунгы астында өмә узды.
Әлеге чара Татарстанда игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылды.
"Балалар безнең белән бергә тырышып эшләде. Хәзер приют территориясендә чисталык һәм тәртип!", - дип сөйли тәрбияче Ирина Фотина.