“Шатлык” приютында Яз һәм Хезмәт көне уңаеннан чара узды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

«Шатлык» приютында тәрбияче Волкова Диля Ильинична җитәкчелегендә «Беренче май – Яз һәм Хезмәт көне» дигән темага чара узды.

Чараның максаты булып истәлекле дата белән таныштыру, бу бәйрәм безнең илдә ничек үткәрелә,тарихыбызга кызыксыну,патриотик хис тәрбияләү иде.

Бәйрәмдә хезмәт, яз килү, дуслык турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Балалар  хезмәтнең кешегә кирәкле булуын аңлады. Хезмәт ул – тормышның нигезе. Программада күңелле момент булып төрле темага уеннар да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International