Казанда социаль яклауга мохтаҗ булган балалы гражданнарны кабул иттеләр

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәктәге халыкны кабул итү бүлмәсендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, халыкны кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева республика халкын кабул итте.

Бүгенге чара балалары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Шуңа да мөрәҗәгать итүчеләр дә күбрәк үзләренә тиешле ташламалар, дәүләт ярдәме хакында сораулар белән килгән.

Мисал өчен, Питрәчтән Наталья Павлованың балигъ булмаган 8 баласы бар. Шулай ук ул физик мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияли. Иң кечкенә баласына 2 яшь, ире юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Күп балалы ана үзенә нинди ташламалар каралуы, торак мәсьәләсен ничек яхшыртырга мөмкинлеге хакында сорашты. Олы кызы үзе дә бала табып, әни булганлыктан, мөстәкыйль гаилә буларак санала. Шуңа да Н.Павловага зуррак мәйданлы фатир бирүдән баш тартканнар. Эльмира Зарипова да, Татьяна Воропаева да моның канунлы булмавын аңлатты һәм беренче эш итеп, документларны туплап, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Асрамага бала алган әти-әниләрнең “Мы вместе!” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Степанова физик мөмкинлекләре чикле балаларны уллыкка яки кызлыкка алучылар өчен профессиональ әти-әниләр мәктәбе булдырырга, моның өчен Дәүләт Думасына канун инициативасы белән чыгарга кирәк, дигән мөрәҗәгатен җиткерде. “Инвалид балаларны да гаиләләргә ала башласыннар иде”, – ди ул.

“Мондый канун проекты инде эшләнелә. Мин үзем дә ике тапкыр парламент тыңлауларында булдым, – диде Татьяна Воропаева. – Бу бик җитди мәсьәлә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбиягә алган очракта, моны эш стажы итеп санау хакында сүз бара. Бу картлар йортларыннан әби-бабайларны тәрбиягә алучыларга да кагыла”.

Эльмира Зарипова исә моның бердәм пенсия системасы белән бәйле икәнен дә билгеләп үтте.

“Бездә бердәм пенсия системасы һәм кешеләр физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбиягә алганнан соң, картлык көннәрендә пенсия алачакларына гарантия булырга тиеш. Бу исә федераль нормаларга бәйле”, – диде министр.

Гөлнара Газизова да торак мәсьәләсен хәл итү өмете белән килгән. Аның 3 баласы, шуларның икесенә әле 18 яшь тулмаган. Олы улы студент. Ханым гаиләне ялгызы гына тәэмин итә. Алар тулай торакта яши. 15 мең хезмәт хакының 9 меңен Г.Газизова торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли. Сумманың күп булуы пропискадагы кешеләр санына бәйле. Ире белән 5 ел элек аерылышкан һәм элеккеге тормыш иптәше аңа бернинди дә ярдәм күрсәтми, ди ул. Элеккеге ире тулай торакта теркәлгәнлектән, фатирга аның өчен дә түләргә мәҗбүр. Гөлнара Газизова аңа нинди социаль ярдәм күрсәтелергә мөмкинлеге белән кызыксынды.

“Иң элек сезнең керемнәрне карарга кирәк. Әгәр керемегезнең 21 проценттан артык өлеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тотыла икән, димәк, сезгә ташламмалар каралган. Моның өчен сезгә социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алиментларга килгәндә, судка мөрәҗәгать итәргә һәм ирегездән алиментлар алуга ирешергә кирәк”, – диде Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International