Казан шәһәре комплекслы үзәге белгечләре патриотик юнәлештәге чара үткәрде

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

"2016-2020 елларга РФ гражданнарына патриотик тәрбия бирү" дәүләт программасы кысаларында Казан шәһәре (Совет районы) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган батырлык дәресе оештырды.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнарга Бөек Ватан сугышы турында белем формалаштыру, үз халкы өчен горурлык, ихтирам хисләре тәрбияләү торды.

Дәрес кысаларында балигъ булмаганнар Сталинград өчен көрәш, гаскәр башлыгы Жуков турында белде, уеннарда катнашты.

Ахырда балалар матур бәйрәм салюты белән плакат ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International