Бөек Ватан сугышының 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре районда “Без яшибез һәм онытмыйбыз” дигән исем астында акция оештырды.
Үзәк карамагындагы 56 ветеранга игътибар күрсәтелде. Бүлек белгечләре ветераннарның хәл-әхвәлләре белән танышып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм күкрәкләренә “Георгий тасма”лары беркеттеләр.