Сарман районында "һөнәргә адым" һөнәри юнәлеш бирү проекты тормышка ашырылуын дәвам итә

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бүген, 3 майда сәнгать мәктәбендә "Минем булачак һөнәрем" темасына рәсем, инша, видеоролик һәм шигырьләр күргәзмә-конкурсы оештырылды. Чараны оештыручылар булып Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәге торды.

"Конкурсның максаты – яшь рәссамнарны һөнәр сайлауда кызыксындыру торды. Балалар конкурста тәкъдим ителгән рәсемнәр белән танышты, һөнәрләр мөһимлеге турында сөйләште. Моннан тыш, яшь рәссамнар игътибарына һөнәрләр турында видеоролик-мультфильмнар күрсәтелде ", - дип сөйләде халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре.

Конкурска йомгаклар 12 май көнне ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International