Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 2 нче май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 762 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 314 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 30 690га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2948 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,48 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 545 кеше эшсез дип танылган, шуларның 498е – моңа кадәр хезмәт куйган. 56 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.