Министр Эльмира Зарипова "Россия 24" телеканалында чыгыш ясаячак

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия 24" телеканалының "Интервью" программасында катнашты.

Аралашу барышында Эльмира Зарипова Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү чаралары, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан республикада планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Моннан тыш, министр Татарстанда “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проектын гамәлгә ашыру турында да сөйләп узды.

Министрның чыгышын бүген, 3 майда, сәгать 18.00 дән 19.00га кадәр эфирда карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International