"Өмет" үзәге футболчылар командасы көмеш медаль алды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Биектау "Өмет" хезмәтләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшь футболчылар командасы Казанда узган балалар футбол фестивалендә II урынны алды.

Әлеге чара "Поколение АШАН" хәйрия фонды тарафыннан "Спортны үстерүдә ярдәм итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" программасы кысаларында оештырылды.

Волонтерлар балалар өчен мәдәни программа оештырды. Балалар исә күңел ачу уеннарында һәм мастер-классларда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International