5 май көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Эш эзләүчеләргә изолировщик, ремонтчы, шлифовщик, монтажчы, слесарь – электрик, пешекче, фрезеровщик, токарь, токарь-расточник һәм башка вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә Түбән Кама ш., Бызова, 20а (кабинет №222) адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон 8 (8555) 426800.