Кама Тамагы "Богородский рай" үзәге"Россия Балалары - 2017" акциясен хуплады

2017 елның 21 апреле, җомга

Кичә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Маргарита Матвеева, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы мәктәбе яшүсмерләре арасында төркемле дәрес үткәрде.

Әлеге чара "Россия Балалары - 2017" профилактик акциясе кысаларында үткәрелде. Максаты булып начар гадәтләрне профилактикалау торды.

Укучыларга ышанычлы һәм физик яктан сәламәт кеше портретын ясарга тәкъдим ителде. Аннан соң балалар "Кактусы"уенында катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International