Кичә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Алия Айсина мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән төркемле дәрес үткәрде.
Очрашуның максаты булып инвалид балаларның интеллектуаль һәм эстетик ягын үстерү торды.
Дәрес барышында катнашучылар тозлы камырдан төрле мультсериал геройларын ясады.