"Балкыш" приюты карамагындагылар спектакль карады

2017 елның 21 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Санкт-Петербург яшь тамашачы театрының спектаклендә булды.

"Чара барышында тәрбияләнүчеләр төрле фокуслар күзәтте. Балалар оча торган предметлар күрде, фокус серләрен белде", - дип сөйли тәрбияче Галия Зайцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International