Язгы игелек атнасы" вакытында "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы күп кенә пенсионерларга волонтерлык ярдәме күрсәтелде.
Мәктәп укучылары һәм студентлар өлкәннәрнең йорт яны территориясен җыештырды.
"Әлеге акция үзиреклелек хәрәкәтенә яшьләрне җәлеп итүнең төп инструменты булып тора", - дип сөйлиләр үзәк белгечләре.