"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" кысасында Әлмәт "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәһәр мәктәп укучылары катнашында концерт программасы оештырылды.
Чарада дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Лилия Рафигуллина чыгыш ясады. Ул өлкәннәрнең юлларда йөрү куркынычсызлыгы турында сөйләде.
Чара ахырында барлык катнашучылар да яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр алды.