"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гомуми белем бирү урта мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында волейбол буенча ярышлар оештырды.
Чараның максаты булып яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгельләнергә җәлеп итү, физик культура һәм спортны пропагандалау торды.
Барлыгы чарада 190 балигъ булмаган бала катнашты.