"Кояшкай" үзәге карамагындагылар донорлык турында белде

2017 елның 21 апреле, җомга

Бөтенроссия "Язгы игелек атнасы" иреклеләр акциясен үткәрү кысаларында Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Гарипова Р. Ш. Милли донор көненә багышланган тематик әңгәмә үткәрде.

Дәрестә 16 инвалид бала катнашты.

Чара барышында балалар донорлар турында фикер алышты, игелек һәм мәрхәмәт төшенчәләре белән танышты. Чара ахырында балалар үз куллары белән донорлык символын ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International