"Тылсым" комплекслы үзәгендә спорт чарасы узды

2017 елның 21 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә пенсионерлар һәм инвалидлар арасында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.

Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру торды.

Шулай итеп, чарада катнашучылар "Күңелле стартлар" дип исемләнгән ярышларда катнашты. Чара ахырында иң актив катнашучылар бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International