Чистайда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча чемпионат узды

2017 елның 21 апреле, җомга

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы инваспортсменнары мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында өстәл теннисы буенча шәһәр чемпионатында катнашты.

Чара "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында узды. Чараны оештыручылар булып Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте торды.

Ярышлар йомгаклары буенча шәхси зачетта ир-атлар арасында Алексей Тривоженко өченче урынны алды. Беренче һәм икенче урынга Чистай психоневрологик интернаты спортчылары лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International