"Шәфкать үзәгендә тернәкләнү узучы инвалидлар өчен спорт чарасы оештырылды

2017 елның 21 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар арасында "Күңелле спартакиада" дип исемләнгән чара оештырылды.

Чара барышында инвалид балалар "Хоккейчы", "Меткий снайпер", "Биатлон", "Каршылыклар полосасы", "Яшь циркач" кебек уеннарында катнашты. Балалар һәм ата-аналар үткәрелгән чарадан бик канәгать калды, ахырда татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International