Бүген "Язгы игелек атнасы" - "Ветераннар янәшә яши" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Расиха Рафагатовна волонтерлар белән берлектә Кукмара поселыгында яшәүче тыл хезмәтчәне Рәсидә Зарипова янына барды.
Очрашу вакытында Расида апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты, сугыш вакытындагы тормышы, тылда хезмәт иткәне турында сөйләде.
Белгече һәм волонтерлар аңа нык сәламәтлек, оптимизм, бәхетле тормыш теләп, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.