Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмалары һәм тантаналы котлаулар башланды.
Беренчеләрдән булып котлауларны Яңгул авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре алды.
Котлаучылар комиссиясенә район башлыгы Р. Р. Нотфуллин, аның урынбасарлары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисләре һәм предприятие җитәкчеләре керде.