Арча комплекслы үзәгендә экология сәгате узды

2017 елның 21 апреле, җомга

 2017 елның 22 апрелендә Арча «Мәрхәмәтлек үзәге” гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм экология министрлыгы төньяк территориаль идәрәсе белгече белән берлектә “Чиста планета” исемле экологик дәрес үткәрде.

Чара экологик белем формалаштыру, туган якка карата мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм табигатькә сакчыл караш тудыруга юнәлдерелгән иде.

 Чара барышында балалар табигатьнең кайбер төп законнары белән таныштылар. Аларга җирнең экологик торышы турында слайдлар аша мәгълүмат бирелде. Слайдларда табигатьнең экологик торышына тискәре йогынты ясаучы күренешләрне күрсәтелде.

Яшүсмерләр Казан шәһәре иҗтимагый фонды ярдәме мәдәни һәм социаль-икътисадый проектлары “Азамат” тарафыннан тәкъдим ителгән “Чисталык һәм тәртип” исемле видеосюжет карады. Караганнан соң сюжет үсешендәге мөмкин булган төрле вариантлар турында фикер алыштылар. Һәрбер бала экология буенча проблема чишелешендә үзенең фикерләре белән уртаклашты һәм шулай ук тирә-юньне саклау буенча практик эшләрдә шәхси катнашырга кирәклеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International