Арчада “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар китап кибетендә сәяхәттә булдылар.
Анда аларны якты йөз белән, елмаеп кибетче апалары каршы алды. Ул балалар югалып калмас өчен, аларга кайда, нинди китаплар урнашканлыгын күрсәтте, аңлатты.
Балалар кызыксынып китаплар сайлады. Кече яшьтәге балаларга матур рәсемле, бизәкле китаплар күбрәк ошады, ә зурракларга могҗизалар турында хикәяләрдән торган китаплар күңелләренә якынрак тоелды. Һәркем бу сәяхәттән кәнагать калды, балаларга бик ошады.
Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый сәяхәтләр балаларны китаплар дөньясы белән таныштыруда, китап укуга кызыксыну уятуда, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә бик мөһим чара булып тора.