"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” хәйрия акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Кояшкай" балалар бакчасыннан кунаклар "Зәңгәр күл, матур күл" исемле спектакль күрсәтте.
Һәр кечкенә булачак артист үз ролен яхшы уйнады. Чара ахырында тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүче балалар интернат карамагындагыларга китаплар тапшырдылар.