Гражданлык җәмгыяте үсеше буенча президент грантлары фонд-операторы 2017 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә, хокукларны һәм ирекләрне яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурслар үткәрү турында хәбәр итә.
Конкурслар президент грантларын фонды тарафыннан Россия Федерациясе Президентының 03.04.2017 № 93-рк “2017 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә, хокукларны һәм ирекләрне яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү” боерыгы нигезендә оештырыла.
Конкурска коммерцияле булмаган оешмаларының проектлары түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:
– гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү;
– гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
– гаилә, аналар һәм әтиләргә ярдәм итү;
– яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү;
– фән, мәгариф өлкәсендәге проектларны яклаганда ярдәм итү;
– дәүләт мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларны яклаганда ярдәм итү;
– тарихи хәтерне саклап калу;
–кеше хокукларын яклау;
– әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны яклау;
– милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;
– иҗтимагый дипломатияне үстерү;
– граждан җәмгыяте институтларын үстерү.
2017 елда беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү вакыты:
гаризалар кабул ителә башлау датасы – 17 апрель 2017 ел;
гаризаларны кабул итү тәмамлану көне – 31 нче май 2017 ел.
2017 елда икенче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү вакыты:
гаризалар кабул ителә башлау датасы – 16 август 2017 ел;
гаризаларны кабул итү тәмамлану көне – 29 сентябрь 2017 ел.