Кичә, 27 апрель көнне “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында Алабуга "Яңа йорт" социаль приюты карамагындагылар Балалар музыка мәктәбендә концертта булдылар.
"Балалар зур кызыксыну белән джаз көйләре тыңлады. Бигрәк тә аларга саксофон ошады. Балалар оештырылган чарадан бик канәгать калды", - дип сөйләде "Яңа йорт" приютының музыкаль хезмәткәре Галина Корбанова.