2017 елның 26 апреле көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрофага 31 ел тулу уңаеннан шунда хезмәт иткән кешеләр белән очрашу үткәрде.
Әлеге очрашуга Теләче районының үзәк авылыннан Киямов Марат абый чакырылды. Түгәрәк өстәл артында Чернобыльдә булган фаҗига искә алынды.