Әлеге акция традицион рәвештә республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр яны урманчылыгы мәйданчыгында уза: Биектау участковый урманчылыгы, Зур Дәрвишләр поселыгы, Матюшинское участковый урманчылыгы, һәм башкалар. Министрлык хезмәткәрләре исә, Зур Дәрвишләр поселыгы территориясендә үсентеләр утыртты.
Чараның максаты булып гражданнарда урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, экологик хәлне яхшырту торды.
Акциядә якынча 40 мең татарстанлы катнашты. Республика территориясендә нарат, чыршы, карагач, юкә, миләш һ. б. агачлар утыртылачак.