Бөгелмә "Яңарыш" үзәге хезмәткәрләре хезмәт саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә

2017 елның 28 апреле, җомга

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәтне саклау көне матур традициягә әверелде.

Үзәк коллективы хезмәт шартларын саклау һәм үтәү мәсьәләсен актив рәвештә хәл итә. Моның өчен хезмәтне саклау комиссиясе эш планы нигезендә, даими рәвештә эш урыннары, учреждение территориясе, уен мәйданчыкларындагы куркынычсызлыкны тикшерә.

Хезмәтне саклау көне кысаларында быел 5S системасы буенча хезмәткәрләрнең эш урыннарын тикшерү карары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International