Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре профилактикалау системасы субъектлары белән берлектә “Яшүсмер кызлар арасында иртә йөклелекне профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Чара Малошильнинский урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Очрашуда 5-11 сыйныфтан 43 балигъ булмаган кызлар катнашты. Дәреснең максаты булып кыз балаларда гигиена һәм рухи мәдәният тәрбияләү торды.
Чара барышында Тукай үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе буенча белгече Гүзәл Галиева һәм "Шәфкать" үзәге психологы Ләйсән Насыйрова чыгыш ясадылар.