"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре авыр патологиесе булган инвалид бала янына барды. Руслан янына кунакка "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" партиясенең әгъзалары барды.
Руслан кунакларга бик шат булды. Очрашу барышында барысы да кул эшләре белән шөгыльләнде.
"Мондый очрашулар "Яшь гвардия" әгъзалары белән киләчәктә дәвам итәчәк”, – дип билгеләп узды үзәк белгечләре.