"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Татьяна Удирякова һәм Әлфирә Юнысова Кама Аланы халкы арасында хәйрия акциясе үткәрде.
Акциянең максаты булып балигъ булмаганнарда әдәбиятка, укуга кызыксыну уяту торды.
Белгечләр социаль ярдәм алучы балаларны китаплар күргәзмәсенә чакырды. Катнашучылар игътибарына мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рус һәм чит ил авторларының китаплары тәкъдим ителде.