"Язгы шәфкатьлелек атналыгы – игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йортында милли ашлар бәйрәме узды.
Әлеге чара КФУның Алабуга институты студентлар һәм аспирантлар профсоюзы белән бергә оештырылды. Балалар 5 милли өстәл әзерләде, биредә рус, татар, төркмәнстан, үзбәк һәм таджик милли ризыклары тәкъдим ителде.
Студентлар милли костюмнарда үз күчтәнәчләрен тәкъдим итте, аннары дегустация үткәрде.