"Веста" үзәге психологы агрессивны тотышны профилактикалауга юнәлтелгән чара үткәрде

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова “Дөньяга 6 адым” дип исемләнгән чара үткәрде.

Дәрес барышында балаларга төрле уеннар уйнарга тәкъдим ителде.

Шулай ук, мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен балалар күнегүләр үтәде. Шулар арсында "Төрле төстәге теләкләр" дип исемләнгән күнегү дә булды.

Чара ахырында психолог барлык катнашучыларга да буклетлар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International