Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә
Шулай итеп, “Ветераннар янәшә яши” шигаресе астында чираттагы чара узды. Әлеге чараның максаты булып балигъ булмаганнарга ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү торды.
Чара барышында тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова балаларга беренче хәтер китабының тарихы турында сөйләде. Балалар кызыксынып фотосурәтләр карады, тарихи белешмәләр белән танышты.