"Астра" үзәге белгечләре компенсацияләү төрендәге балалар бакчасында "Мәрхәмәтлелек дәресе" үткәрде

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз..." - шундый сүзләр белән 13 нче "Снежок" компенсацияләү төрендәге балалар бакчасында "Мәрхәмәтлелек дәресе" башланып китте. Әлеге чараны Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре үткәрде.

Чара "Язгы игелек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында оештырылды.

Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре янына кунакка әкияти геройлар килде. Биредә балалрга сәхнәләштерелгән әкият тәкъдим ителде.

Чара ахырында әкият геройлары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән җырлар җырлады, күчтәнәчләр белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International