"Башлангыч" үзәге белгечләре “Ветераннар янәшә яши” шигаре астында бәйрәм чарасы үткәрде

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 8 нче Территориаль-иҗтимагый үзидарә базасында "Язгы игелек атнасы" кысаларында "Ветераннар янәшә яши" шигарәсе астында чара үткәрде.

Үзәк хезмәткәрләре 8 нче һәм 7 нче ТОСС белгечләре Зилә Мөдәрисова һәм Людмила Просвирина белән хезмәттәшлектә үз микрорайон халкы өчен соклангыч бәйрәм программасы тәкъдим итте. Чара мини сценарий, уеннар, шигырь укулар, җырлар башкару белән дәвам итте.

Кунаклар Территориаль-иҗтимагый үзидарә хезмәткәрләренә һәм комплекслы үзәк белгечләренә бәйрәм кәефе өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International