"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтте.
Кичә электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан үзәкнең социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлеге турында сөйләде.