"Чаллыда эшлә" шәһәр һөнәри юнәлеш бирүче акциясе кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Камаз музеенда булдылар.
Экскурсия барышында балалар автогигант составына нинди заводлар керүе турында белде, һөнәрләр турында видеофильм карады. Экскурсия вакытында балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирде, һәм һәркемгә истәлекле призлар тапшырылды.