"Иреклеләр көне” кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече социаль хезмәт алучыларга интернет-ресурслар куллану турында сөйләп узды.
Чара барышында социаль хезмәтләр белән файдалану мөһимлеге, “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында” 442 нче ФЗ нигезендә гарантияләнгән социаль хезмәтләр алу тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.