Бөгелмә "Ялкын" ятимнәр йорты “Россия Балалары – 2017” акциясенә кушылды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Россия Балалары-2017” акциясе кысаларында наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чара узды.

"Ялкын" приютында тәрбияләнүче балаларның ата-аналары өчен мәгълүмати-агарту стенд тәкъдим ителде. Моннан тыш ана көне кысаларында әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрелде.

Педагог-психологы Ильясова Зинфира "Балаларның киләчәге безнең кулларда" дип исемләнгән видеодәрес үткәрде.

Үткәрелгән чараларды Бөгелмә һөнәри педагогика көллиятенең 3 нче курс студентлары да актив катнашты. Студентлар приютта тәрбияләнүчеләр белән  "Наркотикларга юк" дип исемләнгән рәсемнәр һәм плакатлар әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International