Саба “Балкыш” үзәге “Язгы игелек атнасы”на кушыллды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә ел саен уздырыла торган Бөтенроссия акциясе "Язгы игелек атнасы" кысаларында массакуләм чаралар үткәрелде.

Шулай итеп 2017 елның 17 апрель көнендә «Йөрәктән -йөрәккә» исеме  астында дәресләр уткәрелде. Ял итүчеләр үз фантазиярәрен эшкә җигеп, яз айларының якты, матур төсләрен кулланып, үз куллары белән Бөек Җиңү көненә багышлап открыткалар ясады.

18 апрель көнне "Хәтерлибез һәм горурланабыз" дигән чара узды. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  Шәмәрдән Җиңү Паркына экскурсия оештырылды.

Икенче көнгә "Виртуаль дөнья" дәресе узды. Тернәкләнү курсы узучылар дәүләт порталы аша коммуналь туләуләр, табибләрга чиратка язылу тәртибе өйрәтелде.

20 апрельдә "Донор көне" кысалары уңаеннан плазма үзәгенә экскурсия оештырылды һәм табиб Нәгыйм Әлимов тарафыннан лекция укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International