2017 елның 21 апрелендә Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубының” чираттагы утырышы узды, аның эшендә шәһәрнең 22 оешмасы вәкилләре катнашты.
Клуб утырышын эш белән тәэмин итү үзәге директоры Т.А.Быданова ачты. Ул бүгенге көндә шәһәрдә мәшгульлекнең торышы һәм эш бирүчеләр катнаша ала торган программалар турында сөйләде. Шулай ук эш бирүчеләргә хезмәт базарында дискриминацияне булдырмау, ягъни хезмәткәрнең эшлекле сыйфатларына кагылмыйча, аның хокукларын бозмау турында әйтте. Быданова Т.А. барлык катнашучыларны алга таба да актив рәвештә мәшгульлек өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Алга таба сүзне Яр Чаллы шәһәре салым инспекциясе салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең дәүләт баш инспекторы Хазиевка бирделәр. Ул оешмаларны салым инспекциясендә теркәү, салым түләү системалары турында сөйләде. Шулай ук үзенең чыгышында иминият взнослары һәм алар буенча хисапны салым инспекциясенә тапшырырга кирәклеген әйтте.
Алга таба Клубның эшен мәшгульлек үзәге белгечләре дәвам итте. Әйдәп баручы инспектор Попова Т.В. үзәктә оештырылган мәшгульлек программаларының актив формалары турында сөйләде, эш бирүчеләр өчен ул программаларның файдалы якларын әйтеп узды. Эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Могилевская Л.М., РФ Хезмәт кодексындагы үзгәрешләр турында сөйләде, хезмәткәрләр белән килешүләр төзәгендә аларны дөрес итеп рәсмиләштерү, хезмәткәрләрне үз теләкләре белән эштән җибәрү, кыскарту, мәшгульлек үзәгенә тапшыру өчен бирелә торган хезмәт хакы турында белешмәләрне дөрес итеп тутыру хакында әйтеп үтте. Шулай ук, шәһәр оешмаларына эшкә керү өчен эшсез гражданнарга бирелүче юлламаларны дөрес итеп тутыруны искәртте.
Эш бирүчеләр үз чиратында сорауларын бирде һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә, “Эш бирүчеләр” клубы утырышларында катанашырга теләкләрен җиткерде.