"Мәгълүмат өлкәсендә волонтер" акциясе кысаларында Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре Түбән Кама районы һәм "Кама аръягы" төбәге эшмәкәрләренең беренче съездында катнашты.
Чара барышында эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Екатерина Мухина "Кадрлар белән тәэмин итү" доклады белән чыгыш ясады.
Съезд ТР икътисад министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылды.